«Татарский» үзәк агрохимия станциясе» ФДБУ туфракка агрохимик тикшеренү уздыру турында

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда авыл хуҗалыгында үсемлекләрне минераль тукландыруны тикшереп тору буенча диагностик ысулларның әһәмияте артты, диләр «Татарский» үзәкагрохимия станциясе белгечләре. Андый анализны ясау минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген арттыра, авыл хуҗалыгы культураларын тукландыруны тикшереп тору һәм аның аның өчен уңай шартлар булдырырга, тукландыру вакытын, составын һәм дозасын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Туфракта хәрәкәтчән фосфорның һәм алмашучан калийның күпме булуына карап, ашламалар дозасын билгеләү мәсьәләсе аеруча өйрәнелгән өлкә булып санала, ә азрак өйрәнелгән өлкәләрдән – вегетация чоры дәвамында минераль тукландыруны җайга салу өлкәсе. Агрохимик тикшеренүләрдә аеруча еш очрый торган кыенлыкларның берсе – үсемлекләрнең азот белән тәэмин ителешен бәяләү.

«Татарский» үзәк агрохимия станциясе» ФДБУ ел саен Татарстан Республикасы кырларында туфрак үрнәкләрен сайлап ала. Анализлар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, уҗым культуралары чәчүлекләренең яртысында диярлек минераль азот запасы түбән, бу исә гектарга 60 кг исәбеннән ашлама кертүне таләп итә.

«Татарский» үзәк агрохимия станциясе» ФДБУ белгечләре сүзләренә караганда, ашламалар куллануның еллык планнарын төзү озак сроклы системага нигезләнергә тиеш. Анда конкрет кырларның үзенчәлеге, соңгы агрохимик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү урыннары исәпкә алынырга тиеш. Вегетация чоры дәвамында минераль тукландыруны җайга салу, үз чиратында, туфракка һәм үсемлекләргә ясалган оператив анализ күрсәткечләре буенча башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International