Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклегенә тикшерү уздырдылар

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклегенә тикшерү уздырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженеры-инспекторы – Идарә башлыгы урынбасары Мөнир Халиков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлары һәм башка белгечләре катнашты.

Машиналарның техник төзеклеген тикшерүгә 50 бер. техника куелган иде. Чара барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, механизаторларның тиешле таныклыклары булу-булмау, янгын сүндерү чаралары, медицина кирәк-яраклары һәм башкалар тикшерелде. Авыл хуҗалыгы техникасыннан файдаланганда иминлек таләпләре үтәлешен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International