Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар каз үстерү белән шөгыльләнергә уйлыйлар

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авылыннан Миләүшә һәм Данил Дәүләтовлар хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек бар.

«Авылга мәхәббәт безнең канга сеңгән. Данилның әти-әниләре гомер буе терлекчелектә эшләделәр. Каенатам – хәзер безнең төп ярдәмчебез. Үземнең әти дә күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләде», – дип сөйләде Миләүшә.

Дәүләтовлар гаиләсе үз хуҗалыкларында эремчек, сыр, каймак ясыйлар. «Сөтне һәм сөт продукциясен авылдашлар рәхәтләнеп сатып ала, – дип сөйли Миләүшә. – Әгерҗедә дә үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар, алар без килгәнне көтеп торалар».

Данил әйтүенчә, ит сатуда да кыенлыклар юк. Быел алар тагын каз үстерергә дә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International