28 мартта Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе мәйданчыгында “Сәяси лига” дискуссия мәйданчыгы утырышы узды. Очрашуның темасы – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгын үстерү.
Фикер алышуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашты.
Фикерләшү барышында яклар АПКга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, аграрийларның 2017 елгы язгы чәчүгә чыгымнары, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сәүдә челтәрләренә чыгуы һәм башкалар турында сөйләштеләр.
«2017 елда федераль бюджеттан финанслашу күләме 14,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ел дәвамында республика бюджетыннан өстәмә акчалар бирелергә мөмкин, – диде Марат Әхмәтов. – Язгы чәчүне уздыруга 20 миллиард сум чамасы акча кирәк булачак. Быел кредитлар бирү авыррак бара».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, АПК предприятиеләрен ташламалы кредитлау программасы буенча акчаларның аерым лимиты билгеләнгән, диде. Шул ук вакытта кредит алу процедурасы шактый озакка сузыла. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче башта банкның төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә, аннары документлар баш офиска җибәрелә, шуннан соң гына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагына җибәрелә. «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау буенча федераль программада катнашучы буларак төбәкбанклардан “Ак Барс” Банк ГАҖ генә аккредитация үтте. – Билгеле инде, болар барысы да оперативлыкка тәэсир итми калмый».
Камияр Байтемиров та аграрийларны ташламалы кредитлауның яңа механизмын гамәлгә ашырудагы кыенлыкларны таныганын белдерде. «Бүгенге көнгә Татарстанда 4700 крестьян-фермер хуҗалыкларыннан бары 9ы гына кредит алды. Россия Федерациясендәге вәзгыять белән чагыштырганда – 264 меңнән 285кә якын алган», – диде ул.
Таһир Һадиев чарада катнашучыларга “Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында” Федераль законны гамәлгә ашыру чаралары турында сөйләде.
«Гомумән алганда, 2015 ел белән чагыштырганда, республика сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарларына бәяләр үзгәрмәде диярлек. Ипигә, ак майга һәм кара чәйгә күпмедер күтәрелде», – диде ул.
Таһир Һадиев авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең сәүдә челтәрләренә чыгуы һәм бәяләр белән эш итү ысуллары турындагы мәсьәләләрне күтәрде.
Марат Ахметов, бу проблемаларны хәл итү өчен эшкәртү предприятиеләренең модернизация дәрәҗәсен яңадан карарга кирәк, диде.
«Безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр чит илнекеләр белән конкуренциядә булсын өчен продукция җитештерү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, ә бу шактый капитал салуларны таләп итә. Бу яктан без әле калышабыз. Моннан тыш, чимал да үзкыйммәте ягыннан конкуренциягә сәләтле булырга тиеш», – дип ассызыклады министр.
Аның сүзләренә караганда, продукцияне сәүдә челтәрләренә чыгару гына түгел, ә аны уңышлы сату - максат булырга тиеш. «Шундый нокталар аша азык-төлек продуктларының бары тик 25-30%ы гына саитыла, калган өлеше башка каналлар аша уза», – диде Марат Әхмәтов.
Айрат Хәйруллин катнашучыларның игътибарын агросәнәгать комплексының капитал җәлеп итү мөмкинлегенә юнәлтте. «Россиядә тармакка ярдәм итүгә 3,5 миллиард евро бирелә, ә Европа берлегенең күпкә кечкенә территориясендә – 100дән артык. Анда сыйфатлы әйберләрнең кыйммәт торуын аңлыйлар. Әгәр сез кибетләрдә югары сыйфатлы ашамлык алырга телисез икән, аның өчен түләү дә шуңа тиң булырга тиеш», – диде ул.