Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләренә аренда түләвен җитештерү дәрәҗәсеннән чыгып билгеләргә тәкъдим итә

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай җирләренә аренда түләвен, җитештерү дәрәҗәсеннән чыгып, сатылган ашлык бәясеннән 5,5 % күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.

Уртача уңыш гектардан 20 центнер булганда, бер гектарга 12 860 сум туры килә, ә аренда түләве – 707 сум/га була.

Пай җирләре өчен аренда түләвен шулай исәпләү хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле була һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесенең финанс-икътисадый үзенчәлекләрен, шул исәптән һава шартларын да исәпкә ала.

Шул ук вакытта 2016 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында уртача аренда түләве 623 сум/га иде. Тукай районында бу күрсәткеч – 851 сум/га, Мөслим районында – 791 сум/га, Баулы районында – 782 сум/га, Спас районында – 767 сум/га, Буа районында – 754 сум/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International