Республиканың Зәй районы игенчеләре чәчүгә әзерләнәләр

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы игенчеләре чәчүгә әзерләнәләр. Районда быелгы чәчү мәйданы 42,6 мең гектар тәшкил итә.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов әйтүенчә, арпа –12,7 мең га, шикәр чөгендере – 10,5 мең га, ашлык кукурузы – 3,4 меңга, көнбагыш 1,5 мең га мәйданда чәчеләчәк.

Язгы кыр эшләренә 322 трактор, 151 тырмалау агрегаты һәм 24 катнаш агрегат, 84 культиватор, 164 чәчүагрегаты, 15 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Хәзер хуҗалыкларда механизаторлар тагылма техниканы агрегатлаштыруга һәм комплектлаштыруга, тракторларга җайланмалар урнаштыруга керештеләр.

«Минераль ашламалар бер гектарга 119 кг исәбеннән тупланды. Агрофирмалар кырларга шулай ук органик ашлама да чыгаралар, – диде Атлас Галиәхмәтов. – Фермер хуҗалыклары да ашлама туплауны дәвам итәләр, актив фермерлар рәтендә – Рафис Фәрдиев, Валерий Кочетов, Алексей Рагузин. Авыл хуҗалыгы оешмалары механизаторлар белән тәэмин ителгән, монда проблемалар юк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International