Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Уңыш» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлап бетерәләр. Машиналарны язгы кыр эшләренә әзерләү белән механизаторлар Фәнил Мәҗитов, Илмир Мәрдәншин, Нәсим Сабитов, Ирек Закиров һәм башка белгечләр шөгыльләнә.
«Техника техника инде ул, аның кайчан нинди өлеше эшләми башлавын алдан әйтеп булмый. Шуңа күрә запас частьләр белән тәэмин итү турында алдан ук уйларга кирәк, – дип сөйли хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әхмәдиев. – Тагылма агрегатларның әзерлеген тәэмин итү эшләре төгәлләнде диярлек. Быелмеханизаторлар чәчкечләрнең кәтүкләрен тулысынча сүтеп, үзләренә “кирәккәнчә” җыйдылар».