«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Мамадыш районы бүлекчәсендә чәчү алдыннан сабан культуралары орлыкларын тикшерәләр. Бүлекчәдә килгән орлык материалларының чыгышына, дымлылыгына, чүпләнешенә, авырулар белән йогышлануына, аларда корткычлар булу-булмауга анализ ясала.
«Комплекслы тикшерү үткәргәннән соң гына орлыклар агрономнарга тәкъдим ителә, – дип сөйли «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Мамадыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Габделхәлим Сәләхов. – Уңышның нинди булуы күп очракта безнең эшчәнлеккә бәйле».
Монда 7 кеше эшли. Алар районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан “Орлыкчылык турында” Федераль законның үтәлешен контрольдә тоталар. Габделхәлим Сәләхов билгеләп үткәнчә, игенчеләр бары тик тикшерелгән орлыклар гына алырга һәм авыл хуҗалыгы җирләрен күпләп чүпләндерүне булдырмаска тиешләр.