Министр урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Насыйров белән бергә Ришат Хәбипов районның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.

Башта ул Олы Кайбыч авылынннан Тимур Яруллинның КФХында булды, ул сарык үрчетү белән шөгыльләнә.

«Хуҗалыкта 230 баш сарык, 10 баш эре мөгезле терлек бар. Ана сарыклар санын 130 башка кадәр җиткерергә уйлыйм, шулай ук планда үгезләр симертү дә күздә тотыла», – дип сөйләде Тимур Яруллин.     

Чүти авылыннан Рәмилә һәм Рафаэль Щукиннар үзләренең фермерлык эшчәнлеген 2013 елда башлаганнар. Бүгенге көндә аларның хуҗалыгында 80 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән - 24 баш савым сыеры. Терлекләргә азык үстерү өчен 80 га җирләре бар.

«Һәркөнне 730 килограмм сөт савабыз, аның 30 килограммын бозауларга калдырабыз, – диде Рафаэль. –Без 3 эш урыны булдырдык – бер сыер савучы һәм ике терлекче эшли. Тагын умартачылык белән шөгыльләнергә һәм савым сыерларын арттырырга уйлыйбыз».

Ришат Хәбипов Чүти авылыннан тагын Азалия һәм Фидаис Хөснетдиновлар хуҗалыгында, Олы Тәрбит авылыннан Гөлнара һәм Владимир Исаевлар хуҗалыгында һәм Борындык авылыннан Хәерниса Мәмәткулова хуҗалыгында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International