«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре язгы чорда сабан бодае чәчүлекләрен карау турында

2017 елның 25 марты, шимбә

Бөртекле уҗым культураларының уңышы кар эреп беткәннән соң һава шартларының нинди булуына, шулай ук чәчүлекләрне карау чараларын вакытында һәм сыйфатлы уздыруга бәйле, диләр «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре.

Яз иртә килгәндә, һава темпратурасының әкренләп күтәрелүе күзтелә, уҗымнарның икенчел тамыр системасы ныгу һәм өстәмә үрентеләр барлыкка килү өчен уңай шартлар барлыкка килә. Кыр соңрак киткәндә һәм һава темпратурасы интенсив күтәрелгәндә, киресенчә, үсемлекләр сүлпәнләнә, тамыр системасының көче кими, язгы үрентеләр дә күренми, туфракта азот кими.

Язын кырларга җентекле анализ үткәрергә һәм яңадан чәчәргә кирәкле җир кишәрлекләрен ачыкларга кирәк. Институт белгечләре сүзләренә караганда, уҗым бодае вегетация буенча көзге арыштан ике атнага калыша, шуңа күрә бу җирләрдә кабат чәчү уздыру белән ашыкмаска кирәк. Көзге бодайның яшәеш күрсәткечләренең төп билгесе – өстәмә тамырчыклар булу.

Язгы чорда үсемлекләр өчен уңайлы шартлар тудыру белән бергә, аларны авырулардан һәм корткычлардан яклау чараларын да күрергә кирәк. Шундый чаралар арасынннан үсемлекләрне иртә яздан тукландыруны – аммиак селитрасы рәвешендә азот кертүне (1,0-1,5 ц/га), тырмалауны, чәчүлекләрне тыгызландыруны күздә тотарга кирәк.

Бөртекле культуралар арасыннан көзге бодай зарарлануга аеруча тиз бирешә торганнарга керә, шуңа күрә аны даими фитопатологик контрольдә тоту таләп ителә. Сабакка интенсив үсеш чорында күп авырулар күренми, чөнки аларның үсеше яфраклар үсешеннән калыша, әмма алар үсемлекләрнең аскы өлешендә үз көчләрен ныгыталар. Аларның таралуын һәм зарар салуын булдырмас өчен сабак үсеп чыгу фазасыннан башак җыйганчы аларга фунгицидлар сиптерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International