Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Борискино авылыннан Валентина һәм Андрей Казаковлар алты баш савым сыеры, берничә тана һәм бозау тоталар.
«Сөт гаилә бюджетына шактый керем бирә. Ай саен 20 меңгә якын акча эшлибез, – дип сөйли Валентина. – Яшь терлекләрне сатып, савым сыерларын арттырырга уйлыйбыз».
Казаковлар шулай ук бал кортлары да тоталар. «Безнең 60 оя умартабыз бар. Балга ихтыяҗ зур, аны үзебездә дә, башка районнарда да сатып алалар. Узган ел Себергә кадәр зур партия бал җибәрдек», – дип сөйләде Валентина.
Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре алга таба җир сатып алып, үз хуҗалыкларын зурайтырга уйлыйлар.