Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарына техник тикшерү уздырыла

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле техникага һәм тагылма агрегатларга техник тикшерү уздырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов сүзләренә караганда,районда бу чарага зур игътибар бирелә, чөнки кыр эшләренең барышы күбесенчә техниканың нинди халәттә булуына бәйле.

«Җәлил» һәм «Нөркәй» агрофирмаларында барлык авыл хуҗалыгы машиналары техник тикшерү узды инде. «Нөркәй» агрофирмасында узган әлеге чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм «Агрокөчләр төркеме» ЯАҖ директоры Фәнис Газетдинов катнаштылар. Алар авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр һәм механизаторларга чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуларын теләделәр.

Машиналарга читраттагы техник тикшерү уздыру иртәгә, 28 мартта, “Сарман” агрофирмасы бүлекчәсендә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International