Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы игенчеләре 2017 елгы язгы чәчүгә әзерләнәләр.
«Районда барлыгы 70 мең гектар чәчүлек җирләре бар, шулардан 9 мең гектары пар җирләре, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегеконсультанты Илнур Миңнегалиев. – Көзге культуралар 9 мең гектарга якын чәчелгән иде, уҗымнар яхшы сакланган. 30 мең гектар сабан культуралары булачак, калган мәйданда карабодай, кукуруз, көнбагыш һәмрапс чәчү планлаштырыла. Бәрәңге үстерү белән, гадәттәгечә, “Колос” ҖЧҖ хезмәтчәннәре шөгыльләнәчәк».
Бүгенге көндә районда минераль ашламалар туплау һәм кырларда кар тоту эшләре башкарыла. Язгы кыр эшләренә 153 бер. авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк. «Хәзер агрегатларны кырга чыгаруга әзерләү эшләре бара, үзйөрешле машиналарның 95 проценты ремонтланган. Чәчү комплекслары көздән бирле инде стартта торалар, ә хуҗалыкның тракторлары ремонтланып беткән диярлек, – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Владимир Гимазетдинов. – “Агропродукт” ҖЧҖе паркы заманча чәчү комплексы һәм куәтле “К–744Р4” тракторы белән тулыландырылды. Бу хуҗалыкның техниканы ремонтлау һәм тоту базасы куәтле».
«Нур» ҖЧҖендә дә машина-трактор паркы яңартылды. Монда югары технологияле «Horsch» чәчү комплексы сатып алганнар.