Илдус Габдрахманов республика аграрийларының язгы кыр эшләренә әзерләнүләре турында сөйләде

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе директоры Ләлә Кәдермәтова катнашында брифинг узды. Брифинг республика игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерләнүләре турында булды.

«Язгы кыр эшләре башлануга бер ай чамасы калды, – диде Илдус Габрахманов. – Быел безнең алга авыл хуҗалыгы тармагы үсешен 5%ка арттыру һәм үсемлекчелекне 10%ка арттыру бурычы куелды».

Куелган бурычларны үтәү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ягыннан эшләр узган көздән үк башланды инде. «Без һәр районда, авыл хуҗалыгы оешмасында технологикаудит уздырдык, йомгаклар ясап, үсеш нокталарын ачыкладык. Кышын ТИПКА базасында 850гә якын авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары укулар узды. Моннан тыш, 10 көннән соң, районнарга чыгып, эш планнарын кабул итә башлаячакбыз», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Аның әйтүенчә, көздән 1,8 млн. га мәйданда туфрак эшкәртелде, шул исәптән 450мең га тирәнтен сөрелде. 2017 ел уңышы өчен 564 мең гектарга якын көзге культуралар чәчелде. Бүгенге көндә чәчүлекләрнең 95%ы яхшы хәлдә, алар кышны яхшы чыктылар.

«Узган ел Татарстан Республикасы Президенты белән видеоконференциядә һәр авыл хуҗалыгы оешмасына бурыч куелган иде: 2017 ел уңышы өчен һәр гектарга кимендә 65 кг минераль ашлама кертергә, – дип, искә төшерде Илдус Габдрахманов. – Без моңа якынлашып киләбез. Республика буенча узган ел шушы вакытка гектарга 20 кг ашлама тупланган булса, быел бу күрсәткеч 44,5 кг тәшкил итә».

Минераль ашламалар туплауда алда бара торган районнардан: Зәй (гектарга 106,3 кг), Сарман (90,8 кг), Тәтеш (73,9 кг), Буа (67,1 кг), Әтнә (65,2 кг) муниципаль районнары. Шул ук вакытта бик аз күләмдә ашламалар туплаган районнар да бар, болар: Яңа Чишмә (гектарга 18,7 кг), Әгерҗе (19,5), Кама Тамагы (21,7), Чирмешән (23,2), Минзәлә (24,7), Баулы (27,4) муниципаль районнары.

Татарстанда быелгы чәчү мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә. Сабан чәчүе 1,8 млн. га мәйданда башкарылачак,бөртекле һәм кузаклы культуралар - 1,6 млн. га, техник культуралар – 294,2 мең га, азык культуралары – 986,3 мең га.

«Бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш ягыннан проблемалар юк, – дигән мәгълүмат бирде Илдус Габдрахманов. – Кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыкларын кайтару дәвам итә».

Язгы кыр эшләренә 14 меңгә якын трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 чәчү комплексы һәм башкаагрегатлар җәлеп ителәчәк. Бүгенге көнгә тракторларның техник әзерлеге - 91%, чәчү комплексларыныкы – 84%, чәчкеләрнеке – 96%, культиваторларның техник яктан әзерлеге 97% тәшкил итә.

«Республика хуҗалыклары ел саен ташламалы бәяләрдән ягулык алалар. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителү дәрәҗәсендә», – дип басым ясады спикер.

Чәчү кампаниясен уздыруга 20 млрд. акча кирәк булачак. Аның 10 млрд. сумын заем акчалары тәшкил итә. Быел Россиядә АПК предприятиеләрен кредитлауның яңа программасы гамәлгә ашырыла: кредитлар буенчапроцент ставкасы өлешен компенсацияләү вәкаләтле кредит оешмаларына бирелә, банклар еллык 5 % ставка аграрийларга заемнар бирәчәк.

«Шушы көннәрдә “Ак Барс” Банкы да комиссия тарафыннан вәкаләтле банк буларак расланды, – дип хәбәр итте Илдус Габдрахманов. – Моңа кадәр без 3 вәкаләтле банк белән эшләдек, болари: “Россельхозбанк” АҖ, “Сбербанк” ГАҖ, «ВТБ Банкы» ГАҖ.

Аннары «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе директоры Ләлә Кәдермәтова чыгыш ясады.Ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен кредитлауның яңа механизмын гамәлгә ашыру турында һәм аграрийларга кредит ярдәменең башка чаралары турында сөйләде.

Брифинг азагында Илдус Габдрахманов һәм Ләлә Кәдермәтова журналистлар сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International