Республиканың Питрәч муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклеген тикшерәләр

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлап бетерәләр. «Ак Барс Питрәч” ҖЧҖендә дә авыл хуҗалыгы машиналарына техник тикшерү уздырылды.

«Хуҗалыкта 54 трактор, 5 чәчү комплексы, 26 тагылма җайланма бар. Алар барысы да ремонтланды һәм язгы кыр эшләренә әзер, – дип сөйләде «Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ баш инженеры Александр Куранов. –Туфракны сөрүгә керешкәч, ике сменада эшләячәкбез – караңгы төшкәнче. Тимерче Раил Гибатов, эретеп ябыштыручы Мурат Миндегулов, слесарьлар Анатолий Горшунов, Сергей Павлов, Павел Андреянов, Айрат Галләмов һәм башка механизаторлар техниканы ремонтлауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның тырышлыгы белән авыл хуҗалыгы машиналарын техник яктан тикшерүгә карата искәрмәләр булмады».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International