Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Игенче Плюс» ҖЧҖендә савым сыерларын 900 башка кадәр арттыруны планлаштыралар

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Игенче Плюс» ҖЧҖмөстәкыйль хуҗалык буларак үз эшен 2016 елның апрелендә башлый. Шуннан бирле монда шактый күп үзгәрешләр була.

«Башкарылган эшнең нәтиҗәләре барлык тармакларда күренә, – дип сөйли предприятие җитәкчесе РишатӘскәров. – Хезмәт хакын да вакытында түлибез».

Бүгенге көнгә «Игенче Плюс» ҖЧҖендә 1910 баш эре мөгезле терлек бар (узган елның шушы чорына карата +225 баш), шул исәптән 626 баш савым сыеры. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 16 кг тәшкил итә. Сыерлар ике төркемгә бүленгән, аларның һәркайсы өчен аерым рацион төзелә. Туган бозауларны саклап калуга да зур игътибар бирелә.

Хәзер хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. «Төп игътибарны азык культураларын үстерүгә бирәбез, – диде Ришат Әскәров. – 1920 га мәйданда сабан культуралары чәчеләчәк, 905 га мәйданда – кукуруз, 382гектарда күпьеллык үләннәр чәчәргә уйлыйбыз».

Алга таба хуҗалыкта савым сыерларын 900 башка җиткерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International