2017 елда «Агрокөчләр» холдингы GPS нигезендә төгәл игенчелек системасын гамәлгә кертәчәк. Яңа технологияләр куллану Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни лабораторияләре белгечләре белән берлектә окштырыла.
«Безнең бурыч – уңдырышлылык күрсәткечләрен зурайту исәбенә җитештерелә торган продукция күләмнәрен планлы рәвештә арттыру. Төгәл игенчелек технологиясе уңдырышлылыкка гына тәэсир итеп калмыйча, җитештерү процессларын оптимальләштерергә, хуҗалык һәм табигать ресурсларын яншга калдырырга да ярдәм итәчәк. Безнең бәяләү буенча, яңа технология элементларын кулланып, якын елларда без бөртекле культуралар уңышын 30%ка арттыра алачакбыз, шул ук вакытта минераль ашламаларга чыгымнарны – 30%ка һәм ингибиторларга чыгымнарны 50%ка кадәр киметә алачакбыз», – дип хәбәр итте “Агрокөчләр” АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.
Төгәл игенчелек системасын гамәлгә кертү эшләре бу елның язында башланачак. 6 мең га мәйданда туфракка агрохимик анализ ясалачак, интерполированный и классик картограммалар төзеләчәк. Шулай ук төгәл яңа тракторлар һәм John Deere чәчкечләре, Amazone сиптергечләре сатып алу, шулай ук булган техниканы төгәл навигация приборлары һәм ашламаларны дифференцияле сиптерә торган приборлар белән җиһазлау планлаштырыла. Моннан тыш, компаниянең планнарында барлык процесслар белән дистанцион идарә итү өчен кирәкле программаны эшләү күздә тотыла.