Республиканың Әлмәт районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа муниципаль программасы гамәлгә ашырыла башлады

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа муниципаль программасы гамәлгә ашырыла башлады. Йорт хуҗаларына бер савым сыерына 1 центнер ашлык исәбеннән терлек азыгы бирәләр. Программа кысаларында 1621 савым сыерын азык белән тәэмин итү планлаштырыла. Моннан тыш, якын араларда Әлмәт шәһәрендә районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үзләренең продукциясен сату өчен павильон эшләнәчәк.

Узган атна азагында район башлыгы Айрат Хәйруллин Сөләй авылында Гүзәл Хафизова һәм Урсалбаш авылында Айсылу Зарипова хуҗалыкларында булып кайтты.

«Сыер – безнең туендыручыбыз. Җәен тагын тавыклар һәм казлар сатып алам. Терлек асрыйсың икән, иң зур проблема – азык белән тәэмин итү, әлбәттә. Район җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәтлебез», – диде Гүзәл Хафизова.

Айсылу Зарипова хуҗалыгында 6 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 4 савым сыеры. «Эшемә шатланам гына. Әлегә барысына да өлгерәм, туганннар да булыша инде», – дип сөйләде Айсылу Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International