11 мартта Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Ташкын” ҖЧҖенең машиана-трактор паркы базасында “Күрсәтмә техосмотр” узды.
Чарада район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бүгенге көндә «Ташкын» ҖЧҖендә тракторлар һәм тагылма техника ремонтлап беткән, аларны агрегатлаштыру эшләре бара.
“Ташкын” хуҗалыгы язгы кыр эшләренә әзер, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Актаныш муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Илдус Хәкимов. – Барлык башлангыч эшләр башкарылды: хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча инструктаж үткәрелде, тракторлар техник яктан каралды. Барлык тракторчыларның да таныклыклары бар».
Чарада район хуҗалыклары алдына бурыч куелды – шушы көннәрдә тракторларны ремонтлап бетерергә һәм авыл хуҗалыгы машиналарына графикта билгеләнгән срокларда техник тикшерү уздырырга.