Язгы чәчү эшләренә әзерлек барышы турында шимбә көнне, 11 мартта, Хөкүмәт Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, чәчүгә әзерләнү график буенча бара, әмма кыр эшләре апрельнең беренче декадасында ук башланырга мөмкин, моңа әзер булырга кирәк, диде.
Республикада 2 млн. гектар җирдә сабан культураларын чәчү планлаштырыла. Моннан тыш, 1 млн. гектарга якын уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне ашламарга һәм тырмаларга кирәк булачак, диде Марат Әхмәтов.
6 марттан республикада кар суларын тоткарлау ае башлана, хуҗалыкларга басуларны терассалау эшләрен башкарырга тәкъдим ителә, беренче чиратта, туңга сөрелгән җирләрне.
Чәчү кампаниясен финанслауга килгәндә, Марат Әхмәтов, язгы чәчү эшләре өчен генә дә 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, ягъни гектарына 6 мең сумнан артык, дип белдерде.
Шул акчадан минераль ашламаларга - 7,5 млрд. сум (гектарга 65 кг исәбеннән), орлыкка - 1,3 млрд. сум, ягулык-майлау материалларына - 3,6 млрд. сум, запас частьләргә - 1,6 млрд. сум, хезмәт хакын түләүгә - 1,6 млрд. сум, башка чыгымнарга - 3 млрд. сумга якын.
Гомумән алганда, игенчелектән беренче акчалар керә башлаганчы, бу август урталарында булачак, әйләнештә 26 млрд. сумнан артык акча булырга тиеш. Марат Әхмәтов әйтүенчә, бюджеттан - 4 млрд. сум биреләчәк, тагын 10 млрд. сум банклардан кыска сроклы кредитлар алып тотарга кирәк булачак. Әлегә республика авыл хуҗалыгы оешмалары өч вәкаләтле банк белән эшли - «Россельхозбанк» АҖ,«Саклык Банкы» ГАҖ, «ВТБ банкы» ГАҖ.
"Ак Барс" республика банкы да комиссия тарафыннан вәкаләтле банк итеп сайлап алынды", - диде Марат Әхмәтов.
Аннары ул кредитлар буенча җентекләп сөйләде. Бүгенге көнгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына кыска сроклы ташламалы кредитларга 201 заявка бирелгән, гомуми суммасы – 15 млрд. сум. Шуннан 164 заявка - үсемлекчелек буенча – 7,5 млрд.сум.
«Әлегә 3,6 млрд. сумлык 39 заявка хупланган. Без кергән заявкаларны карауны тизләтү буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз эшлибез», - диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә кредит алу өчен банкларга бер заявка да бирмәгән районнар бар, дип билгеләп үтте министр. Шундыйлардан: Әлмәт, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск, Спас, Чирмешән районнары.
Чәчүгә тотыла торган чыгымнарның төп өлешен - 40%ка якын, ягъни 7,5 млрд. сум - минераль ашламалар туплау тәшкил итә, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
«Әлегә минераль ашламалар туплау яхшы бара. Бүгенгә ул бер гектарга уртача 44,5 кг тупланган, узган елга караганда шактыйга күбрәк, – диде Марат Әхмәтов. – 2016 елда шушы чорга бу күрсәткеч гектарга 20,9 кг иде. Гектарга кимендә 65 кг минераль ашлама тупларга дигән бурычны Зәй, Сарман, Тәтеш, Буа, Әтнә районннары үтәде инде».
Ул шулай ук минераль ашламалар бик аз тупланган районнарны да атап китте, болар: Яңа Чишмә (гектарга 19 кг), Әгерҗе (20 кг), Кама Тамагы (22 кг) районнары һәм башкалар.
Министр шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ашламалар сатып алуга тагын 1 млрд. сум күләмендә өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул итүе хакында әйтеп узды.