Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Иске Тахталы авылында Альбина һәм Юрий Яковлевлар 15 баш эре мөгезле терлек тоталар.
«Ирем, тиешле еллар эшләп, пенсиягә чыккач, без үз эшебезне ачтык – хуҗалыкта терлекләр күбрәк тота башладык, – дип сөйләде Альбина. – Хәзер безнең 7 савым сыерыбыз бар. Кышын тәүлегенә алардан 20 литрлап сөт савып алабыз, ә җәй көне савым 25 литрга җитә».
Терлекләр өчен азыкны алар үзләре әзерли. 2016 елда хуҗалар 20 тонна сөт сатканнар. Моннан тыш, Яковлевлар гаиләсе сөт җыю белән дә шөгыльләнә, җыйган сөтне «Молпром» ҖЧҖенә илтәләр.
«Иң мөһиме – гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, – ди Альбина. – Алай булмаса, берни дә барып чыкмас иде. Җәен бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, үзебез җитештергән, үстергән продукция белән тукланабыз, авылда – һава чиста, табигать матур, күңелгә рәхәт – сәламәт яшәү өчен кешегә ни кирәк булса, барысы да бар».