Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “чатыр” мәйданчыкларда көндәлек сәүдә оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 10 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан шәһәрендә “чатыр” мәйданчыкларда көндәлек сәүдә оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Чарада шулай ук министрның беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов,Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар сатыла торган продукциянең иминлеген һәм сыйфат нормаларына туры килүен тәэмин итү, сәүдәдә катнашучыларның номенклатурасын төзү зарурлыгы турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрый торган кыенлыклар турында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үзләре сөйләде. Мәсәлән, “Салман” ПСК” ҖЧҖ вәкиле бу мәйданчыкларда сәүдә оештыруга контрольне көчәйтергә сорады, аерым алганда, катнашучылар алып килгән продукциянең үзләре тарафыннан җитештерелгәнме-юкмы икәнен җентекләп тикшерергә кирәк, дигән тәкъдим булды.

Киңәшмә барышында шулай ук продукциянең ассортиментын даими җайга салырга кирәклеге турында да билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International