Марат Әхмәтов республиканың Лениногорск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты

2017 елның 10 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Анда шулай ук министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары, районда авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү перспективалары һәм кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International