VI Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены кысаларында игенчелек буенча секция утырышы узды

2017 елның 10 марты, җомга

Кичә, 9 марта, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә игенчелек буенча секция утырышы узды. Киңәшмә VI Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены кысаларында үткәрелде,аның модераторы булып Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадый һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.

Фикер алышуда “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый үзәгенең рәисе Фәнир Галимов, Татарстан, Башкортостан, Самара өлкәсе, Пермь крае эшкуаралры һәм илнең башка төбәкләреннән эшкуарлар катнашты.

Министр урынбасары Ришат Хәбипов катнашучыларны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды. «2016 ел йомгаклары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 238,6 миллиард сумлык булды, чагыштырма үсеш – 5%», – дип искә алды Ришат Хәбипов.

Узган елда 4,1 млн. тонн бөртекле ашлык (эшкәрткәннән соң), 2,3 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,4 млн. тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә җыелды. 1770,4 мең тонна сөт, 484,3 мең тонна терлек һәм кош ите, 1144,3 млн. данә тавык йомыркасы җитештерлде, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

«Республика халкы төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин ителде», – дигән мәгълүмат бирде спикер.

Ришат Хәбипов федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, сугару тармагын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм башкалар турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2015-2016 елларда Татарстанда 6,2 мең га сугарулы җирләр файдалануга кертелде. Республикада 100% яшелчә һәм 70% бәрәңге сугарулы үстерелә.

Утырышта шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чыгышлар ясадылар, алар җитештерүне оештыру, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм башкалар турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар.

Катнашучыларда Татарстан Республикасыннан “Кече Идел буе Болгары” («Малая Волжская Булгария») утары хуҗасы Госман Миңлебаевның чыгышы аерым кызыксыну уятты. Ул төбәк өчен экзотик булган агачлар һәм куаклар, дару үләннәре үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International