9 мартта Казанда VI Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены үз эшен башланды. Форумга илнең төрле төбәкләреннән 700ләп кеше килде. Җыенның эшпрограммасында дискуссия мәйданчыкларында эшләү, Татарстан Республикасы Арча һәм Балтач муниципаль районнары хуҗалыкларында булу һәм башка чаралар каралган. Пленар җыелыш шимбә көнне, 11 мартта “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплксында узачак.
Форум кысаларында 9 мартта Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча секция утырышы узды. Татарстанда крестьян-фермер хуҗалыклары үсеше турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
Министр урынбасары үз чыгышында 2016 елда ирешелгән уңышлар турында сөйләде һәм кайбер күрсәткечләрне әйтеп узды, мәс., КФХында 23 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, (2015 елга карата 111%), 141 мең тонна сөт (101%), 12 млн. данә йомырка (118%) җитештерелгән. Республиканың крестьян-фермер хуҗалыкларында 85 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 30 мңд баш савым сыеры, 12 мең баш дуңгыз, 42 мең баш сарык һәм кәҗә, 2 млн. баш кош-корт.
«КФХга 2017 елда дәүләт ярдәме күрсәтүдәге үзгәрешләр арасында – сөтчелек юнәлешендәге эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм «Яшь фермер”, “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программаларында катнашучы эшкуарлар өчен грантлар күләмен арттыру каралган», – диде Нәҗип Хаҗипов.
Алда тора торган эшләрнең мөһим юнәлешләреннән терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруны, терлекләр өчен туклыклы һәм югары протеинлы азык куллануны һәм күп компонентлы азык культуралары (кузаклы һәм кыяклы) чәчүлекләрен булдыруны атап узды министр урынбасары.
Аннары Татарстанда нәсел эше турында “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, республикада эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча 66 нәсел хуҗалыгы һәм башка юнәлешләр буенча 17 хуҗалык (дуңгызчылык, сарык, ат үрчетү һәм башкалар) эшли. Нәселле эре мөгезле терлекләр 177,5 мең баш тәшкил итә, дуңгызлар – 53 мең баш, сарыклар – 4 мең баш, атлар – 0,5 мең баш.
«Нәсел хуҗалыкларында холмогор, кара-ала-кола, голштин, симменталь, герефорд, абердин-ангуст, лимузинтокымыннан эре мөгезле терлекләр үрчетәләр, – дип билгеләп үтте Ришат Зарипов. – Сарык фермаларында Эдильбай, Романов һәм Татарстан токымыннан сарыклар үрчетәләр».
2016 елда бер сыердан уртача еллык иң күп сөт алган хуҗалыклар арасында – Әтнә районыннан «Шахтер»ҖЧҖ (8310 кг), «Кушар» АХҖК (8245 кг), «Тукай» ҖЧҖ (8076 кг), Балтач районыннан «Таң» АХҖК (8053 кг), «Татарстан» АХП ҖЧҖ (8079 кг).
Чара барышында шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар чыгыш ясадылар, алар үз эшчәнлекләре һәм эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Шундый секция утырышлары бүген шулай ук игенчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау һәм халык кәсепләре (умартачылык, балыкчылык) буенча узды.