Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районыннан КФХ башлыгы 2017 елның июнендә сөт җитештерә башлауны планлаштыра

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Ерыклы авылыннан КФХ башлыгы Михаил Дегтярев 200 башка исәпләнгән сыер абзарын төзекләндерә. 2016 елда ул “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча грант ота.

«Ташландык бина иде бу, – дип сөйли башлады Михаил Дегтярев. – Бүгенге көнгә без аның түбәсен алыштырдык, пластик тәрәзәләр куйдык, сөт блогын ремонтладык һәм су эчертү системасын көйләү өчен материаллар кайтардык».

Агымдагы елның июнендә фермер сыерлар сатып алырга һәм сөт җитештерә башларга уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International