Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм аларны 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерләү буенча актив эш алып баралар. Районда тракторларның техник әзерлеге 90% тәшкил итә, чәчкечләр – 96%, культиваторлар – 98%. “Яшь көч” агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Вятские зори» (Нократ таңнары) ҖЧҖендә һәм “Әхмәтҗанов” КФХында техника язгы кыр эшләренә чыгарга әзер.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Минеральашлама иң күп тупланган хуҗалыклардан «Вятские зори» (Нократ таңнары) ҖЧҖ санала – анда бер гектарга81,3 кг әзерләнгән. «Сапфир» ҖЧҖендә бу күрсәткеч 67,4 кг тәшкил итә, «Светлая долина» (Якты алан) ҖЧҖендә – 41,3 кг.