Республиканың Чистай районы игенчеләре техниканы язгы чәчүгә әзерлиләр

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыкларының ремонтлау цехларында һәм остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау дәвам итә.

“Яуширмә” (Кутлушкино), “Кама аръягы-Агро” (Закамье-Агро), “Чишмә” (Родник)хуҗалыкларында техниканы әзерләү темплары яхшы. Кайбер хуҗалыкларда тракторлар техник яктан хезмәт күрсәтелгәннән соң кырга чыгарга әзер», – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Александр Ромадановский.

«Закамье-Агро» ҖЧҖенең механика остаханәсендә слесарь-көйләүчеләр Артур Шәрәфетдинов, Валерий Бударов һәм башка тырыш механизаторлар эшли. Монда тиз һәм имин эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, машина-трактор паркы хезмәткәрләре өчен дә уңайлыклар җитәрлек.

«Техниканы ремонтлауга бик җаваплы карыйбыз, чөнки чәчү кампаниясен кыска срокларда һәм оешкан төстә үткәрергә кирәк бит, – дип сөйли бригада җитәкчесе Радик Ногуманов. – Сабаннарны әзерләдек инде, бүгенге көннәрдә агрегатлаштыру эшләрен башлыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International