Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә барышында 2016 елда Татарстан Республикасы АПКсы буенча тармак килешүенең үтәлеше, тармак предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәтне саклауның торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләр турындагы мәсьәләләр каралды.
Чарада райкомнарның һәм эре башлангыч һөнәри оешмаларның рәисләре катнашты.
Төп нотык белән Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. Ул 2016 елда Татарстан Республикасы АПКсы буенча тармак килешүенең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Фәридә Гарифуллина авылда халыкның эш белән тәэмин ителеше һәм авыл өчен кадрлар әзерләү, яшьләр сәясәте кебек юнәлешләр буенча якларның йөкләмәләренә, хезмәт хакы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Башлангыч һөнәри оешмалары булган республика АПК предприятиеләрендә 182 күмәк шартнамә гамәлдә. Тармак килешүенең һәм күмәк шартнамәләрнең төп йөкләмәләреннән берсе - хезмәт өчен түләү.
Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакының артуы күзәтелә. АПК хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 9%ка арткан, ул 18,7 мең сум тәшкил итә. «Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика комитеты квартал саен уртача хезмәт хакыһәм хезмәткәрләргә түләнмәгән бурыч буенча мониторинг уздыра», – дип ассызыклады ул.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов чыгыш ясады. Ул республика агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклауның торышы, җитештерүдәге имгәнүләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2016 елда АПК предприятиеләрендә үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары булмаган. Электәге кебек үк иң югары хәвеф-хәтәрле очраклар механизаторлар һәм терлекчеләр арасында була.
«Тармак хезмәткәрләре арасындагы һөнәри авырулар бүген дә зур проблема булып кала. 2016 елда 27 очрак теркәлгән, шул исәптән 11 очрак – сыер савучылар арасында. Моның сәбәбе – хезмәткәрләргә алдан һәм даими медицина тикшеренүләре уздырмау», – диде Айдар Сәләхов.
Чара азагында һөнәри оешмаларның 2016 елдагы финанс эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.