Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының 8 Март көне белән котлавы

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

Сөйкемле хатын-кызлар!

Чын күңелдән сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Гадәттәгечә, бу көнне безнең илаһи затларыбызга лаеклы рәвештә күп рәхмәт сүзләре җиткерәләр, алар белән горурланалар, аларны олылыйлар һәм аларга мәхәббәт аңлаталар. Кадерле хатын-кызлар! Сез, хезмәт батырлыгына һәм иҗади эзләнүләргә рухландырып, дөньяга матурлык һәм игелек, җан җылысы өләшәсез. Бүгенге хатын-кыз, гаилә учагын саклау һәм балалар тәрбияләү бурычы белән бергә, һөнәри җиңүләр юлында үтә зур җаваплылыкны, ә авыл территорияләрендә хәтта тулысы белән  авылның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртуны үз өстенә ала.

Бүгенге матур яз көне – агросәнәгать комплексында һәм балыкчылык тармагында эшләүче хатын-кызларыбызга аларның Ватаныбыз киләчәге хакына армый-талмый хезмәт итүләре өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерү өчен тагын бер күркәм сәбәп. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезне яратып, аңа тугры булып калуыгыз, эчке рухи ныклыгыгыз илебезнең азык-төлек иминлеген тотрыкландыруга зур ярдәм итә.

Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек телим, тормышыгызда бәхетле, шатлыклы мизгелләр күп булсын, күңелләрегезгә тынычлык, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт иңсен! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга язгы кояшлы көннәр җан җылысы, эшләрегезгә дәрт өстәсен, һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

 

Россия Федерациясе

авыл хуҗалыгы министры                                                                                                                А.Н. Ткачев                                                                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International