Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы хуҗалыкларында бар куәткә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Хәзерге вакытта остаханәләрдә сабаннарны, чәчкечләрне һәм культиваторларны агрегатлау эшләре бара. Районда тракторларның техник әзерлеге 97% тәшкил итә, чәчү комплексларыныкы – 95%.
«Кырларга 28 сабан агрегаты чыгачак, – дип сөйли “Нөркәй” агрофирмасы ҖЧҖ директоры урынбасары Хәлил Шәйхразиев. – Бөртекле культуралар чәчүдә 5 чәчү комплексы һәм 9 чәчкеч эшләячәк, шикәр чөгендерен чәчүдә – 9 агрегат. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга 4 ашлама сиптерү агрегаты, 2 “Туман” агрегаты һәм 1 самолет җәлеп ителәчәк. Барлык агрегатлар да механизаторлар тарафыннан комплектланган. Эш ике сменада оештырылачак».