Марат Әхмәтов Гарәб чабышкы атлары халыкара федерациясе президенты Сами Аль-Буайнен белән очрашты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Гарәб чабышкы атлары халыкара федерациясе (IFAHR) президенты Сами Аль-Буайнен белән очрашты. Очрашу Игенчеләр саренда узды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашты.

Очрашу барышында гарәб токымыннан атлар үрчетү буенча уртак проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмә башында Марат Әхмәтов Сами Аль-Буайненны республика авыл хуҗалыгы тармагының торышы белән таныштырды. «Җетерекле һава шартларына карамастан, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклы үсеше күзәтелә, – дигән мәгълүмат бирде министр. –Россия буенча авыл хуҗалыгы җирләренең 2,2%ын биләп, республика Россия авыл хуҗалыгы продукциясенең 4,2%ын җитештерә».

Татарстан чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү белән, шул исәптән продукция экспортлау өлешендә дә, кызыксына, диде министр.

Марат Әхмәтов сөйләп узганча, республикада гарәб токымыннан атлар үрчетү белән Теләче районының «Гиниятуллин С.Ш. ис. «Племрепродуктор» ҖЧҖ һәм Биектау районыннан «Усманов Л.И.» КФХ шөгыльләнәләр. «Бездә ел саен ат чабышлары һәм дистанцияле ат бәйгеләре үткәрелә», – дигән мәгълүмат бирде министр.

Сами Аль-Буайнен, Татарстанда проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле база бар, дип билгеләп үтте. «Мин Казан ипподромында һәм конюшнада булдым, – диде ул. – Иң яхшы нәселле атларны кайтарып, аларны үрчетү һәм төрле ярышларда катнашу өчен шартлар бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International