2017 елның 2 мартыннан 5 мартына кадәр Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары узды. Ярышларның төп бурычлары – авыл халкын даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт тормыш рәвешен булдыру, яшьләрне физик һәм әхлакый яктан чыныктыру. Россия өчен традицион булган (милли һәм халыкчан) спорт төрләрен үстерү.
Уеннар программасына 8 спорт төре кертелгән: чаңгы ярышлары, полиатлон, гер күтәрү буенча ярышлар, шахмат, шашка, спортчы гаиләләр, механизаторлар һәм сыер савучылар арасында ярышлар. Быелгы бәйгене Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, «Уңыш» ДСО һәм Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте оештырдылар һәм аларда илнең 57 төбәгеннән рекордлы санда - меңгә якын кеше катнашты.
Шәхси ярышлар нәтиҗәләре суммасы буенча гомумкоманда зачетында лидер-төбәкләр билгеләнде. VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында абсолют җиңүче булып Новосибирск өлкәсе җыелмасы танылды, көмеш призер - Чиләбе өлкәсе командасы һәм бронза призер булып Пермь крае командасы танылды. Татарстан Республикасы командасы 6 нчы урынны алды.
Шулай ук җиде аерым төркем буенча йомгаклар ясалды, уеннарда катнашучы төбәкләр аларга үзләренең авыл халкының саныннан чыгып берләшкәннәр иде. Авыл халкы 800 мең кешедән артып киткән төбәкләр арасында 1 нче урын Татарстан Республикасы җыелма командасына бирелде. Татарстан спортчылары сыер савучылар ярышларында да 1 нче урынны алдылар.