Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә АПК предприятиеләренә ташламалы кредитлар бирү механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 3 марты, җомга

3 мартта АПК предприятиеләренә ташламалы кредитлар бирү механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, федераль банклар вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ташламалы кредитлар бирү программасындагы үзгәрешләр турында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Игорь Кузин сөйләде. «Ташламалы кредитлауга бүленгән акчаларның гомуми күләменнән 20%ы һәр төбәктә кече хуҗалыкларны кредитлауга бирелергә тиеше», – диде Игорь Кузин.

Аның сүзләренә караганда, лимитлар файдаланылмый калганда, акчалар Россиянең шуңа мохтаҗсубъектлары файдасына кабат бүленәчәк.

«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында бирү өчен планлаштырыла торган кыска сроклы ташламалы кредитлар һәм ташламалы инвестиция кредитлары буенча вәкаләтле банкларга бирелә торган субсидияләрнең калган өлешләре турындагы белешмәләр даими яңартылып тора», – дип хәбәр итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Шуннан соң авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ташламалы кредитлар бирү программасының ничек гамәлгә ашырылуы турында АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре мәгълүмат бирделәр.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кече хуҗалыкларга һәм холдингларга кредитлар бүлү мәсьәләләре буенча фикер алышулар һәм тәҗрибә алмашулар булды. Татарстан Республикасы өчен бүленген субсидияләр күләме 844,988 мең сум тәшкил итә.

Киңәшмә азагында Николай Титов республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм КФХ башлыкларын язгы чәчүне уңышлы уздыру өчен ташламалы кредитлау программасында актив катнашырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International