Бүген «Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең ветеринария-санитария экспертлары Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында күчмә утырыш уздырдылар.
Чарада районнарның һәм шәһәрләрнең дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария инспекторлары һәм ветеринария лабораториясе экспертлары катнашты.
Киңәшмәнең практика өлеше Трой-Урай авылындагы Габитов Р.М. крестьян-фермер хуҗалыгының терлек сую пунктында узды. Ветеринария-санитария экспертлары сугым терлекләренә тикшерү уздыру һәм ит, ит продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы уздыру кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Чараның пленар өлешендә катнашучылар республиканың терлек сую пунктлары һәм ветеринария лабораторияләре белгечләре эшчәнлегенә тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Анализ «Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең ветеринария-санитария экспертлары тарафыннан ясалды.