Россельхозбанкның Татарстан филиалы “Агрокөчләр” АҖенә ташламалы кредит бирде

2017 елның 3 марты, җомга

“Россельхозбанк” АҖенең Татарстан төбәк филиалы ташламалы кредитлауның яңа механизмы кысаларында “Агрокөчләр” АҖенә 0,72 млрд. сум күләмендә кредит бирде.

Яңача кредитлау кысаларында Татарстан филиалы республика аграрийларына 2,089 млрд. сум кредит бирде инде.

Бүгенге көндә банк аграрийлардан заявкалар алуны, потенциаль заемщиклар реестрын булдыруны һәм проектларны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килештерүне бик оператив башкара. Яңа механизм эшли башлаганнан бирле «Россельхозбанк» АҖ Россия авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен, гомумән алганда, 22 млрд. сумнан артык финанслады инде.

Кредитлауның 2017 елда гамәлгә кертелгән яңа тәртибе дәүләт ярдәме күрсәтү процессын шактый тизләтергә һәм аның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International