Татарстанда 122,3 мең тонна ашлама тупланган

2017 елның 3 марты, җомга

Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 елгы уңыш өчен минеральашламалар сатып алалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, бу елның 2 мартына Татарстанда 122,3 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга – 42,5 кг (көздән кертелгәне белән бергә).

Минераль ашламаларны иң күп күләмдә туплаган районнар: Зәй муниципаль районы – 95,4 кг/га, Сарман муниципаль районы – 77,9 кг/га, Тәтеш муниципаль районы – 73,9 кг/га, Буа муниципаль районы – 67,1 кг/га, Әтнә муниципаль районы – 65,2 кг/га, Тукай муниципаль районы – 60,8 кг/га.

Шул ук вакытта ашламаларны аз күләмдә туплаган районнар да бар, мондыйлардан: Чирмешән муниципаль районы – 21,9 кг/га, Кама Тамагы муниципаль районы – 21,7 кг/га, Әгерҗе муниципаль районы – 19,4 кг/га һәм Яңа Чишмә муниципаль районы – 18,7 кг/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International