Кичә, 2 мартта, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында “Терлекләрне кышлатуның барышы һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау” темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре һәм инженерлары катншаты, алар “Правда” ҖЧҖ, “Суксу” ҖЧҖ һәм “Агрохолдинг” ҖЧҖ хуҗалыкларында булдылар.
Юртыш поселогында урнашкан «Правда» ҖЧҖ фермасында терлекләрне карау тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Семинарда катнашучылар очрашу барышында шундый нәтиҗә чыгардылар. «Суксу» ҖЧҖендә дә уңай тенденция күзәтелә. Монда терлекләрне тукландыруга аерым игътибар бирә башлаганнар: рационда ашлык кукурузы һәм азык патокасы бар. Шуның аркасында хуҗалыкта сөт җитештерү күләмнәре арткан.
Чыршы авылында урнашкан «Агрохолдинг» ҖЧҖенең терлекчелек биналарын караганнан соң, фермада терлекчелек буенча эшнең нәтиҗәләре күренә, дип билгеләп үттеләр. Эре мөгезле терлекләр өчен барлык күрсәткечләр буенча да баланслы рацион эшләнгән, терлекләрне карау да яхшы оештырылган. Агымдагы елда фермаларның берсендә сөтүткәргеч урнаштыруны планлаштыралар. Хуҗалыкта язгы чәчү эшләренә әзерлек график нигезендә бара.
Алдага семинар-киңәшмә 2017 елның 15 мартында “Әсән” ҖЧҖ базасында узачак.