Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районыннан КФХ башлыгы совет мериносы токымлы сарыклар үстерә

2017 елның 4 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Күҗәкә авылыннан КФХ башлыгы Альберт Шәрәфетдинов совет мериносы токымлы сарыклар үстерә. 2015 елда авыл эшкуары “2017-2017 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча грант ота һәм шул акчаларга сарык фермасы төзи. Бүген анда 1 мең баш сарык исәпләнә.

«Хуҗалыкта 3 кеше эшли, – дип сөйләде Альберт Шәрәфетдинов. – Без берничә юнәлештә эшлибез –сарыклардан тыш, тагын 85 ат та тотабыз. Моннан тыш, һәр язда 3 мең баш бер айлык каз бәбкәләре сатып алабыз, аларны үстерәбез һәм суеп сатабыз».

Җитештерелгән продукцияне фермер халыкка һәм республика предприятиеләренә сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International