Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар слеты узды. Анда 2016 елга йомгаклар ясалды. Шул чорда районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 3,5 мең тоннадан артык сөт сатылган, табыш 71 млн. 351 мең сум тәшкил итә.
Чарада катнашучыларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде. Ул, килүчеләрнең авыр хезмәтен бәяләп, аларга рәхмәт белдерде һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт сатып алу күләмен 4 мең тоннага кадәр җиткерү бурычын куйды.
Түбән Кәминкә, Чирмешән һәм Туймәт авыл җирлекләрендә хосусый секторлардан сөт җыю күрсәткечләре иң югары. Лашман, Ульяновка һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны арткан.
Слетта үз хезмәтләренә иң югары бәя алучылардан: Бәркәтә авылыннан Рәис Төхвәтуллинны, Казанка авылыннан Саматдин Бабаевны һәм Туймәт авылыннан Васыйл Мортазинны атадылар, 2016 елда аларның һәркайсы 50 мең килограммнан артык сөт тапшырган.
«Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 219 баш сыер бар. Әгәр сөткә бүгенге сатып алу бәяләре сакланып калса, кайбер гаиләләр савым сыерларын тагын арттырачаклар», – дип билгеләп үтте Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.
Аның сүзләренә караганда, сөт җитештерүнең артуына берничә фактор этәргеч булган. Шулардан: саву аппаратларын түләүсез бирү һәм сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзү программасын гамәлгә ашыру. Ике ел эчендә әлеге ярдәмнән шул ике торак пунктта 14 кеше файдаланган.