«Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ (ГАПОУ) базасында районның авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре өчен авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча уку курслары узды. Килүчеләр алдында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре чыгышлар ясадылар.
Уку барышында эш урыннарында техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре, һөнәри авыруларны булдырмау өчен кирәкле чаралар, хезмәтне саклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр каралды.
Алган белемнәргә тикшерү уздырганнан соң курсларда катнашучыларга уку курсларын узу турында таныклыклар тапшырылды.