Кичә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү планын әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибъгатуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре, шулай ук аграр уку йортлары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анда авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла торган Россиянең 5 субъектына Татарстанның керүе турында да билгеләп үттеләр.