Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең электр челтәре хуҗалыгын ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов һәм Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министлыгы, “Электр челтәрләре” ДУП, “Челтәр компаниясе” ААҖ белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренә “Электр челтәрләре” ДУП, “Челтәр компаниясе” ААҖ белгечләре тарафыннан уздырылган инвентаризация йомгаклары буенча фикер алышулар булды. Татарстан Республикасы 8 муниципаль районыннан 72 коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтенә электр челтәрләрен норматив таләпләргә туры китерергә дигән тәкъдим әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International