2017 елның 10 апреленнән 14 апреленә кадәр Сочи шәһәренең Баш медиаүзгендә IIIБөтенроссия хезмәтне саклау атнасы узачак. Чараны Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм «ЭТАЛОН» Имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә ярдәм итү ассоциациясе (Мәскәү шәһәре) оештыралар.
Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы – үзәк дискуссия мәйданчыгы ул, анда хезмәтне саклауга идарә итү системасы өлкәсендә дөньякүләм һәм үзебезнең иң яхшы практикалар күрсәтеләчәк, имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны булдырмау максатында, аларны профилактикалауга юнәлдерелгән превентив чаралар (кисәтү чаралары) каралачак, хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм норматив хокукый базаны камилләштерү юнәлешләре төгәлләштереләчәк.
Форум кысаларында хезмәтне саклау өлкәсендәге мәсьәләләр комплексы буенча берничә махсус чара үткәреләчәк, шул исәптән хезмәтне саклау буенча белгечләрнең V Бөтенроссия съезды узачак.
Катнашучыларны теркәү http://www.vssot.aetalon.ru/ сайтында башкарыла.