“Кама Тамагы” АХП” ҖЧҖенең “Бортас” бүлекчәсендә савым сыерлары саны артты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

“Кама Тамагы” АХП” ҖЧҖенең “Бортас” бүлекчәсендә эре мөгезле терлекләрне карауга аерым игътибар бирәләр. Монда терлекләр рационын һәм ветеринария-санитария чараларын үтәүне даими тикшереп торалар.

Персоналның эшен оста оештыру һәм җитештерүдә яңа технологияләр куллану савым сыерлары санын арттырырга һәм ит, сөт җитештерү үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә. Мәс., 2015 елда сыерлар саны 419 булса, 2016 елда исә ул 501 башка җитә.

Терлекләр ике сыер абзарында тотыла, сыер бозаулату бүлекчәсе, бозаулар урыны бар. Бүгенге көндә бүлекчәдә 158 баш яшь эре мөгезле терлек исәпләнә, тәүлеклек уртача артым 750 грамм тәшкил итә.

Терлекләрнең көндәлек рационына сенаж, силос, печән, салам, фураж, чөгендер сыгынтысы, патока һәм витаминлы өстәмәләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International