Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Гигант» ҖЧҖендә “Терлекләрне кышлатуның барышы” темасына семинар-киңәшмә узды.
Семинарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм ветеринария табиблары катнашты. Алар терлекләрне тоту шартлары, белән таныштылар, терлекчелек биналарын, катнаш азык җитештерү цехын, азык цехын һәм башка объектларны карап чыктылар.
Чара барышында төр игътибар савым сыерларын һәм яшь эре мөгезле терлекләрне тукландыру һәм карау технологияләренә бирелде.
Бүгенге көндә «Гигант» ҖЧҖендә 1766 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән - 660 баш савым сыеры. Бер сыердан уртача көнлек савым 16,7 кг тәшкил итә, көнгә 11 тонна сөт савыла.