Казан Кремлендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары буенча телетапшыру чыгаруга әзерлек хакында фикер алыштылар

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

28 февральдә Казан Кремлендә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган “Татарстан коррупциясез” тапшыруын чыгаруга әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныңикътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Икътисадминистрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Елена Шулина, «Татарстан коррупциясез» тапшыруын алып баручы Гөлнара Тимуршина катнаштылар.

«2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү кысаларында 2017 елда 12 тапшырудан торган циклны үткәрү планлаштырыла.Шуларның берсендә агымдагы елның март аенда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме төрләрен, кирәкле документлар әзерләү һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләрен, шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыкларының хокукларын һәм мөмкинлекләрен аңлатачаклар, шулай ук законсыз юл белән субсидияләр алырга омтылулар нәтиҗәләре турында сөйлиячәкләр.

Киңәшмә барышында телетапшыруның эчтәлеге һәм аларны чыгару тәртибе, спикерлар җәлеп итү мәсьәләләре һәм башкалар хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International