Министрлыкта Татарстан спортчылары җыелмасын VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарына озаттылар

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан спортчылары җыелмасын VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарына озату булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы «Уңыш» ФСО рәисе Видади Мәхмүтов катнаштылар.

VIII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары бу елның 2 мартыннан алып 5 мартына кадәр Новосибирскөлкәсенең Бердск шәһәрендә узачак. Уеннар программасына 8 спорт төре кертелгән: чаңгы ярышлары,полиатлон, гирь спорт, шахмат, шашка, спортчы гаиләләр, механизаторлар һәм сыер савучылар арасында ярышлар.

Татарстан җыелмасын Актаныш, Биектау, Кайбыч, Мамадыш һәм Саба районнарыннан 24 спортчы тәшкил итә.

«Ил төбәкләре арасында Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 3 нче урында тора, сөт җитештерү буенча – 1 нче урында, терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча – 4 нче урында, – дип билгеләп үтте Тәлгать Таһирҗанов. – Тормышта да, спортта да җиңүчеләр була. Сезгә, ярышларда уңышлар яулап, күп иттереп медальләр алып кайтуыгызны телибез!».

Хәлил Шәйхетдинов республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ярышларда катнашуга әзерләнүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Узган ел без 5 нче урынны алган идек, ә быел исә, аз дигәндә дә, призлы урыннарны алырга тиеш, дип, ассызыклады ул. – Уеннарда көчле, зур тәҗрибәле җыелма командалар ярышачак. Сезгә уңышлар телим, җиңү яулап кайтыгыз!».

Спортчыларга Видади Мәхмүтов та теләкләр бедерде. «Барлык командалар да мөмкин кадәр югарырак урыннар алырга тиеш, чөнки барлык нәтиҗәләрне кушып гомумкоманда зачеты чыгарылачак. Сез берничә ай буе әзерлек эшләре алып бардыгыз, шуңа күрә сезнең әзерлек ярышларда катнашу өчен тиешле дәрәҗәдә. Зур уңышлар сезгә һәм җиңүләр!», – дигән теләкләр әйтте Татарстан Республикасы «Уңыш» ФСО рәисе.

Тренерларның берсе – Саба районыннан Ирек Гарипов, үз чиратында, Татарстан җыелмасы иң югары нәтиҗәлргә ирешү өчен тырышачак, дип ышандырды. «Ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә», – дип тәмамлады ул чыгышын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International