«Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү” ФДБМУ базасында “Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары уза. Уку барышында умартачылыкны дөрес оештыру, умарта күчләре биологиясе, умартачылыкны алып бару технологияләре, бал кортларын диагностикалау мәсьәләләре каралачак.
Курсларга килүчеләр алдында “Умартачылык идарәсе” ДБУ, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ, республиканың башка ведомстволары һәм оешмалары белгечләре чыгышлар ясаячак.
Укуларны 2017 елның 7 мартына кадәр уздыру планлаштырыла.