Татарстан Республикасы Кама Тамагы районыннан КФХ башлыгы Рамил Сафин терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыра

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Рамил Сафин крестьян-фермер хуҗалыгы – Кама Тамагы муниципаль районында уңдышлы эшләүче авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе. Аның фермасында 122 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 70 баш савым сыеры бар.

2016 елда хуҗалыкта – 0,9 млн. сумлык 3 тонна ит, 3,4 млн. сумлык 200 тоннадан артык сөт сатканнар.

Рамил Сафин сөйләвенчә, ел ярым эчендә ферма территориясендә сыерлар өчен иркен бина төзегәннәр, 50 башка исәпләнгән сыерлар бозаулату бүлеген көйләгәннәр, сенаж базасы һәм ашлык склады төзегәннәр. Узган ел КФХ башлыгы 30 башмак тана сатып алган һәм азык культуралары өчен чәчүлек мәйданын арттырган.

Хуҗалыкта 7 кеше эшли – механизаторлар, терлекчеләр, машина белән сыер саву остасы һәм ветеринария табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International